Бүген Рангазар авыл җирлегендә дә халык җыены үткәрелде. Анда катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Рангазарлылар шулай ук агымдагы елга бурычлар да билгеләделәр. “Җәлил” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Равил Әхмәтов агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков райондагы, участоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге дәүләт инспекторы чыгышы. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты.
Җыенда катнашучылар җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Алар өчен җирлек сәнгать осталарының концерты, җирлектә яшәүчеләрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.