Бүген безнең районга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Анатольевич Завгороднев килде. Аның визитының максаты-Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча яңа билгеләнгән бүлек начальнигы полиция подполковнигы Ришат Ринат улы Бахтеевны тәкъдим итү. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.