Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет җыелышы

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген  Иске Минзәләбаш  авыл җирлегендә  еллык отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге   мәсьәләләр  буенча җирлек башлыгы А.Н.Габдрахманов , «Җәлил” агрофирмасының “Минзәләбаш”   җитештерү  комплексы   идарәчесе  Гәрәев Р.Ф.  чыгыш ясадылар.   Сарман эчке эшләр бүлегенен  полиция участок уполномоченные  Сәлимгәрәев Р.Д. ,  Сарман районы участок урманчысы Бәдертдинов Р. , авылның ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанов Л.Ә. информацияләре тыңланды.

Сарман муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе   Вәлиев Ф.Ә.  2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре  һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбе коллективы көче белән,  Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик  үсеш елына багышланган күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International