Китап белән танышабыз.

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе
Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булу һәркемгә мәгълүм. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсә нинди очраклы китаплар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы, үз яшенә туры килүе, тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим. Менә шул вакытта китапханәче апалары ярдәмгә килә. Китапханәче Раупова Ильмира балаларга даими рәвештә кызыклы, яңа, рәсемле китаплар алып килә. Матур әдәбият балаларны тормышка өйрәтә, яхшылык һәм яманлык турында сөйли, дөньяны танырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International