Тату сыйныф серләре

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген   мәктәбебез  базасында республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды. Аның максаты - белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының мәктәп укучыларын тәрбияләүдә үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы практикаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Конкурста ата-аналар комитетларының 4 командасы катнашты: Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе, Петровка-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман гимназиясе һәм 2 нче Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары. Аларның һәрберсе «Безнең шаян, дус сыйныф!» дигән оригиналь визит карточкасын «Бу конкурс бик әһәмиятле. Бу укыту һәм тәрбияләү процессларын нәтиҗәлерәк оештырырга булыша. Ата-аналар  кызыксынганда, мөгаллимнәр, мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге белән бергә мөһим бурычларын хәл иткәндә, нәтиҗәләр дә яхшыра бара», - диде  Җәлил 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең  гомуммәктәп ата-аналар комитеты рәисе Хрущева Светлана Геннадьевна 
Барлык командалар да лаеклы чыгыш ясадылар, ата-аналар комитеты, укучылар һәм сыйныф җитәкчесе бердәмлегенең иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. Конкурсның муниципаль этабында  мәктәбебез командасы җиңүяулады. Командага конкурсның зона этабында уңышлар телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International