Язу көне үтте

2024 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Чара барышында укучылар язу тарихы берничә мең ел элек, борынгы кешеләр мәгълүмат алмашу өчен символлар һәм билгеләр куллана башлагач башланганлыгын белделәр. Вакыт узу белән төрле халыклар үзләренең уникаль язу системаларын булдырган.Бүген без аларны өйрәнәбез һәм практикада кулланабыз.

Тарихны өйрәнгәннән соң “Матур язу”исемле конкурсы узды.  Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар.   Язу көне кызыклы гына түгел, укучылар өчен дә бик файдалы булды. Алар язуның килеп чыгышы турында кызыклы фактлар белделәр һәм язу осталыкларын яхшырттылар. Мондый чаралар балаларга язу күнекмәләрен үстерергә генә түгел, ә тарих һәм мәдәниятне тирәнрәк өйрәнергә дә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International