Югары Чыршылы авылында отчет җыелышы

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Камалетдинов И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Нөркәй» агрофирмасы вәкиле Розумбетов Р.К. чыгышын тыңладылар. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде. Чыгышлардан соң гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә һәм чәй эчү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International