Ләке авыл җирлегендә хисап җыелышы.

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Ләке авыл җирлегендә хисап җыелышы узды.

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов катнашучыларны узган ел җирлектә башкарылган эшләр белән таныштырды. "Нөркәй" агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Розумбетов Рөстем Канжай улы агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Участок полиция инспекторы Зәйнәгутдинова Гөлназ Илнур кызы районда, участокта криминноген хәл турында сөйләде. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш инспекторы Рөстәм Габдулхай улы Гарипов узган елда булган янгыннар турында хәбәр итте. Җыелышны йомгаклап, башкарма комитет җитәкчесе Вәлиев Фандас Анас улы чыгыш ясады. Ул җыелучыларны үткән елгы муниципаль район күрсәткечләре белән таныштырды.

Җыелышта катнашучылар өчен җирлек халкының кул эшләре күргәзмәсе һәм "Үткәннәр эзеннән" исеме астында авыл җирлеге архивының күргәзмәсе оештырылды. Анда "Иганя" ансамбленең элекке еллар фотосурәтләре, грамоталар, дипломнары урнашкан иде. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы" темасына төрле роботлар ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International