Бүген Петровский Завод авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Нуртдинов Р.Р., икенче мәсьәлә буенча «Сарман» агрофирмасы вәкиле Шаймарданов А.В. чыгышларын тыңладылар. Жыелышны полиция хезмэткэре Хасанов Л.Д., Лэке урманчылыгы лесничие Муханов В.С., "Россельхозбанк" вэкиле Хуснутдинова Л.Х. чыгышлары дэвам итте. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде. Чыгышлардан соң гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә, ярминкэ һәм чәй эчү оештырылды.