Бүген Иске Кәшер авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча җирлек башлыгы Р.Н.Дәүләтҗанов , «Җәлил” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Гәрәев Р.Ф. чыгыш ясадылар. Сарман эчке эшләр бүлегенен полиция участок уполномоченные Сәлимгәрәев Р.Д. , информациясе тыңланды.
Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.
Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмә оештырылды.