Сарман район мәдәният йортында Пушкин картасы буенча сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча «Сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Чарага 1 нче Сарман мәктәбе һәм гимназия укучылары чакырылды. Иң беренчедән, балаларга дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләре өйрәтелде. Бу күнегүләр артистларга ачык, дөрес дикция һәм сөйләмнең аңлаешлылыгы өчен кирәк. Дәрес барышында теләге булганнар сәхнәгә менеп, үзләрен актерлык осталыгында сынап карый алдылар. Күпчелек балалар сәхнәләр уйнатуда катнашты. Алар үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын, тән хәрәкәтләрен ничек идарә итәргә икәнен аңладылар. Шулай итеп, чараны алып баручы Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы ярдәмендә кунаклар сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче күнекмәләрен алдылар .