Бүген мәктәпкәчә төркем нәниларе белән кошлар өчен ашханә ачтык, бәлки бу кошлар тормышын саклап калырга ярдәм итәр. Кошларны көн саен ашатсаң, алар ашату урынына тиз ияләшәчәк. Песнәкләр, күгәрченнәр, чыпчыклар җыелып җимлеккә җим салганны көтеп торачак. Ә кайбер җитез песнәкләр тәрәзәгә шакып һәм азыкның беткәнен искә төшерергә мөмкин. Без балалар белән канатлы дусларыбыз өчен ризык салырга онытмаска дип килештек. Иртәдән кичкә кадәр җимлектә кошлар шаулашсын!