Бүген Яңа Имән авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча җирлек башлыгы Р.Ф.Гәраев , «Җәлил” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Гәрәев Р.Ф. чыгыш ясадылар. Сарман эчке эшләр бүлегенен полиция участок уполномоченные Сәлимгәрәев Р.Д. информациясе тыңланды. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.
Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмә оештырылды.