Көчле бураннардан соң, бүген һава торышы безне сөендерде. Салкын һәм кояш, искиткеч көн... А.С. Пушкин шигыреннән юллар искә алына. Ләкин безнең канатлы дусларыбыз өчен мондый һава торышы да шатлык түгел. Кошларга азык табу авыр. МББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе"- МББУ "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе" филиалының башлангыч сыйныф укучылары азык әзерләделәр һәм аларны мәктәп ишегалдында асып куйдылар.