Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллинның Россия студентлары көне белән котлавы

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кадерле студентлар, укучылар һәм педагоглар! Сезне Россия студентлары көне - яшьлек, оптимизм бәйрәме белән котлыйм! Бу барлык Россия студентларын берләштергән бәйрәм. Сез яшь буынның иң инициативалы өлеше, актив тормыш позициясен тотасыз. Студент еллары-тормышның иң яхшы чоры, яшьлек һәм хыяллар чоры. Нәкъ шул вакытта чын һәм тугры дуслар белән очрашалар, киләчәк шәхси һәм профессиональ уңышларга нигез салалар. Сез алган белемнәрнең һәрвакыт кирәк булуын чын күңелдән телим. Студентлыкның матур еллары сезгә гомер буе уңай энергия һәм оптимизм бирсен һәм тырыш хезмәт, иҗади кыюлык, дуслык һәм мәхәббәт белән тулы бәхетле вакыт кебек хәтердә калсын. 25 гыйнварда бәйрәмне яшьләр белән эшләүчеләрнең барысы да билгеләп үтә. Бу көнне яшь буын остазларына энтузиазм, үз эшегезгә салган күңел җылысы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Студент еллары якты вакыйгаларга бай булсын. Беркайчан да авырлыклар алдында артка чигенмәгез, ирешкәннәрегезгә тукталмагыз, иң кыю бурычлар куярга курыкмагыз. Сезгә сәламәтлек, уңышлы уку, үз көчегезгә ышаныч, казанышлар һәм җиңүләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International