Кәүҗияк авыл җирлегендә хисап җыелышы

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Көн тәртибе буенча авыл җирлеге башлыгы Хөснетдинов Ф. А., «Сарман» агрофирмасының «Кәүҗияк» бүлекчәсе идарәчесе Нурияхмәтов Э. З. чыгыш ясады.. Отчет белән Кәүҗияк авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шакирова Ф. С. чыгыш ясады. Сарман эчке эшләр бүлегенең участок полиция вәкаләтлесе Хәсәнов л. д. мәгълүматлары тыңланды.

Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы 2023 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясады һәм 2024 елга бурычлар белән таныштырды. Җыелышта катнашучылар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Чара Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International