Җирлек башлыгы Данияр Газизов 2023 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2024 елга планнар белән таныштырды. «Сарман» агрофирмасының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен булек җитәкчесе Э.З.Нурияхметов җиткерде. 2023 елда хокук тәртибе турында Сарман эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәре Р.Д.Салимгараев доклады тыңлады.Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы чыгыш ясады.
Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.
Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә, ярминкэ оештырылды.