Бүген район Советы утырышлар залында район ветераннар һәм инвалидлар советының хисап җыелышы узды. Җыелышта район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Район ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов 2023 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2023 елдагы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары белән таныштырды.