25 гыйнварда Әлмәт авыл җирлегендә хисап җыелышы узды. Авыл җирлеге башлыгы Газизов Д.А. авыл җирлегендә узган елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга булачак бурычлар белән таныштырды. 2023 елга район йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Ф.М. чыгыш ясады.
Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы "Гаилә елы" һәм "Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы" на багышланган күргәзмә оештырды. Укучылар "Үсеш ноктасы" эшен күрсәттеләр.