10 январь - күренекле шагыйрь - авылдашыбыз Ямаш Игәнәйнең туган көне

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

10 январь көнне күренекле шагыйрь, публицист язучы, “Керәшен сүзе” газетасына нигез салучы авылдашыбыз Ямаш Игәнәйнең туган көне. Шул уңайдан мәктәптә  чаралар үткәрелде. Аларның берсе- музей дәресе. Мәктәптә музей эшли, эшнең бер юнәлеше Я.Игәнәйнең тормышы һәм иҗат юлына багышланган. Музей дәресен Ильина Д.Р. үткәрде. Ул укучыларга Я.Игәнәйнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, бигрәк тә шагыйрь тарафыннан керәшеннәр турында чыгарылган  беренче публицистик басма “Керәшен сүзе” газетасының эчтәлеге, аның тарихы, мәкаләләренең үзенчәлеге турында мавыктыргыч мәгълүматлар җиткерде. Я.Игәнәй язышкан “Аргамак”, “Идел” журналлары хакында да эйтте. Бүгенге көндә мәктәп аның исеме белән йөртелә, Ямаш Игәнәй урамы бар, паркка нигез салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International