Махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

   26 гыйнварда МБББУ “Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә махсус хәрби операциядә катнашучы Ленар Заляев белән очрашу булды.  Ленар безнең башлангыч сыйныф укучылары- Заляева Зарина һәм Заляев Рамазанның әтисе.

     Хәзерге вакытта ул ял алып туган ягына кайткан. Шулай да Ленар мәктәп укучылары белән очрашырга вакыт тапкан. Очрашу  әңгәмә форматында узды. Укучылар кунакка күп сораулар бирделәр. Аларны  солдатларның кайда яшәве,  ничек тукланулары, балалар җибәргән хатларның солдатларга барып җитүе һ.б. бик күп нәрсәләр  кызыксындырды.

     Мәктәп укучылары кунакны бик игътибар белән тыңладылар. Үзебезнең арада да батырларның яшәвен аңладылар.  Батырлык, Туган илгә мәхәббәт-  ул патриотларга һәм чын Россия гражданнарына хас сыйфатлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International