Азалак авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыелышы

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов 2023 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2024 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен булек җитәкчесе Р.К.Розумбетов җиткерде. 2023 елда хокук тәртибе турында Сарман эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәре Л.Д.Хасанов доклады тыңланды. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлары белән Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы таныштырды. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улы чыгыш ясады. Авыл җирлегенең социаль – икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән күргәзмә  оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International