Бала туу-һәр гаилә тормышында иң мөһим вакыйга

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Гаиләнең төп максаты-балалар тудыру, нәселне дәвам итү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау. Алар көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе.

 Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. 24 гыйнварда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстанда Гаилә елы башлануга рәсми старт бирде.

 Бүген Сарман районында бала тудыру йортында әлеге вакыйгага багышланган чара узды. Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм район кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев Ренас һәм Регина Сафиуллиннар гаиләсен беренче балалары тууы белән котладылар, балага Раяз исеме куштылар. Регинаның ире һәм энесе махсус хәрби операциядә катнашалар. Шулай ук күп балалы Шухратжон һәм Кумриниссо Норматовларның гаиләсен кызлары тууы белән котладылар. Сумая ике апасы һәм ике абыйдан соң туган. Кунаклар гаиләләргә ныклы сәламәтлек, муллык, мәхәббәт һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International