26 гыйнвар көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә Сарман районы Башлыгы Хөснуллин Ф. М. һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев К. А. катнашында җыелыш узды.
Авыл җирлеге башлыгы Мостафина А.В. 2023 елдагы эш нәтиҗәләре буенча доклад белән чыгыш ясады һәм 2024 елга планнар белән таныштырды. «Нөркәй» агрофирмасының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләрен булек җитәкчесе Шәйхеразиев Х.Ш. җиткерде. Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Ф.М. чыгыш ясады. Җыелышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгать улының чыгышы тәмамлады.