«Хәтер шәме» акциясе.

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 6-7 сыйныф укучылары технология укытучысы Э.Д. Закирова һәм тәрбия  һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе С.Н. Шәрәфетдинова белән берлектә 900 көн һәм төн дәвам итәкән Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга багышланган «Хәтер шәме» акциясендә катнашалар.

        Башлангыч сыйныф укучылары да илебез тарихында бу аерым дата турында беләләр. 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Г.М. Кашапова һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе белән берлектә кул астындагы материаллардан шәмдәлләр ясадылар һәм шәмнәр кабыздылар.

        Шулай ук барлык укучыларга да 27 гыйнвар 20:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) акциягә кушылырга тәкъдим ителә: өйдә шәм кабызырга һәм ясалган шәмдәлгә тәрәзәгә   яки Бөек Ватан сугышы каһәрмәннәренә багышланган истәлекле мемориал янында шәм куярга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International