Бүген безнең мәктәптә "Әти, әни, абый, апа һәм мин – күп балалы гаилә!" дип аталган чара узды. Әлеге чараның максаты: гаиләнең социаль институтын һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту, балаларга патриотик тәрбия бирү. Чара барышында гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйләштеләр.
Чара күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче укучыларның чыгышы белән башланды. Алар үз гаиләләре, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар белән "Гаилә – уй-фикерләр һәм эшләр бердәмлеге" дигән викторина үткәрелде, аның барышында укучылар гаилә традицияләре һәм бәйрәмнәре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Балалар күңелле конкурсларда катнаштылар.