2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә-безнең һәрберебез өчен тормышыбызда иң мөһиме, бу-якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, яратканнарыбыз, , игелек һәм бәхет, үрнәк теләгән кешеләребез. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. . Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбе дә Гаилә елын ачып җибәрде. Мәктәп китапханәсендә «2024 Гаилә елы» дигән күргәзмәсе оештырылды. Анда гаилә мөнәсәбәтләренә, балаларны тәрбияләүгә, гаилә династияләре һәм гомумән психология турында китаплар тәкъдим ителә. Күп балалы гаиләләр белән очрашулар оештырыла. Менә бүген дә очрашуга Сафиуллиннар гаиләсен чакырдык. Айрат белән Алия 4 малай тәрбиялиләр. Малайларның икесе мәктәптә, икесе балалар бакчасына йөри. Очрашуны мәктәп директоры ачып җибәрде. Очрашу әңгәмә формасында үтте.