27 гыйнварда Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган Бердәм гамәлләр көне уза. Шуңа бәйле рәвештә район китапханәләрендә «Бөтен гаилә белән укыйбыз»акциясе оештырылды. Китапханә кунаклары өчен Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре интерактив викторина, мультфильмнар карау, күчмә уеннар, гаиләләр өчен гаиләләрнең иҗади потенциалын ачучы сораулар, ә балаларга ком белән рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Гаилә елы һәр йортка тагын да күбрәк бәхет һәм мәхәббәт китерсен!