27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында 2024 ел-Гаилә елы уңаеннан "Гаиләм-җылы оям"дип исемләнгән кичә үткәрелде.Кичә күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр-Яңа Әхмәт авылыннан-Вәлиевлар,Хөснуллиннар,Морбаш авылыннан Сөнгатуллиннар катнашында узды.Килгән кунаклар гаиләләре турында сөйләделәр,балалар да,әти-әниләр дә уеннарда катнаштылар,тәмле чәй белән сыйландылар.Һәр гаиләгә истәлек бүләкләре тапшырылды.