2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге ул. Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-аналар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул.
Бүген, 27 нче январь, көнне Илексаз төп гомум белем бирү мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Шәмсетдинова Р.Л. Гаилә елына багышланган күп балалы гаиләләр белән "Минем гаиләм - минем байлыгым" дип аталган ярыш-бәйрәм үткәрде.
Ярышта "Иң дус гаилә" номинациясендә Калачяннар гаиләсе, "Иң креатив" - Хуҗиннар гаиләсе, "Иң творческий" - Агелтдиновлар гаиләсе, "Иң күркәм гаилә" - Ильясовлар гаиләсе дип билгеләнде.