Мортыш-Тамак авылында эшлекле киңәшмә

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Мортыштамак авылында кышкы картинг үткәрү буенча киңәшмә узды 4 февральдә Мортыштамак авылы янындагы Мор буасында Сарман муниципаль районы Башлыгы Кубогына Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы кышкы картинг буенча ачык ярышлар уздырылачак. Шуңа бәйле рәвештә, бүген буа янында район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән ярышларга әзерлек һәм аларны уздыруга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Трассаны чистарту, транспортны туктату, электр белән тәэмин итү, судьялык һәм башка мәсьәләләр каралды. Фәрит Мөнәвир улы бурычларны җаваплы затларга беркетеп билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International