Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  методик берләшмә утырышы

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе  базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район  методик берләшмә утырышы узды. Утырыш көн тәртибендә язучы Зифа Кадырова белән очрашу булды. Гаилә елы уңаеннан 9-11 нче  укучылар язучының "Бәхеткә юл кайдан" әсәре буенча китап сөючеләр конференция үткәрделәр. Укучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашуга шулай ук Чаллы Дәуләт театрыннан Татарстанның халык артисты Гөлфия  Фәйзрахманова да килде.    Гөлфия ханым    үзенең шигырьләрен дә укыды.   Мөхтәрәм кунакларны район Башлыгы урынбасары Гараева Г.Р. котлады.  Очрашу күңелләрдә җылы хисләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International