2024 нче елның 28-30 нчы гыйнварында Казанда "Дуслык" базасында рус телендә укытыла торган мәктәпләрнең татар төркемнәре укучылары арасында татар әдәбияте буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җәлил гимназиясен ике укучы тәкъдим итә. 10 нчы сыйныф укучысы Кәлимуллина Гөлфия һәм 7 нче сыйныф укучысы Самарова Җәмилә олимпиада призерлары булдылар (укытучысы - Шакирова Эльмира Финус кызы). Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!