"Профориентацион минимум" һөнәри эшчәнлекнең бердәм моделе кысаларында Җәлилнең 1 нче мәктәбендә атна саен тиешле темаларга сыйныф сәгатьләре уза. Бу эшчәнлектә кулланылган мөһим эш формаларының берсе-карьера ясый алган һәм бүгенге көнгә кадәр уңышка ирешкән кешеләр белән очрашу. 7б сыйныфта безнең мәктәпне тәмамлаучы Салахов Раил белән очрашу узды, ул бүгенге көндә участок начальнигы урынбасары вазифасын башкара. Ул укучыларга энергетик вазифасы, аның үзенчәлеге һәм мөһимлеге турында сөйләде