Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Фән һәм техника» дигән чара үткәрелде. Чара барышында балалар күп галимнәрнең ачышлары, казанышлары белән танышып үттеләр, үзләрен галимнәр ролендә сынап карадылар. һәм импровизацияләнгән «Күңелле лаборатория» дә кызыклы тәҗрибәләр һәм экспериментлар үткәрделәр. Чара ахырында балалар “Галим булу кызыклы, әмма җиңел түгел, ә тырышып укысаң, барысы да килеп чыгарга мөмкин!” дигән нәтиҗәгә килделәр.