«Инновациялар - көндәлектә»

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

5 февральдә ел саен Эрудит көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә Иске Минзәләбаш мәдәният йортында «Инновациялар - көндәлектә»д игән викторина узды. Уенда ике команда «Деловые ребята» һәм «Семейка Умейка» катнашты, алар «Иң белемле» исеме өчен ярыштылар. Уен барышында балалар 3 тур үтте: «Салтыков – Щедрин М.Е. әкиятләрен белүчеләр»,  «Иң - иңнәр», «Хикмәтле сораулар». Мондый уеннар танып белү сәләтләрен, эрудицияне үстерә, фикерләүне, хәтерне ныгыта.

Һәр дөрес җавап өчен командалар баллар алды. Һәр команда үз фикерләү, фикер йөртү, исбатлау осталыгын күрсәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International