Халыкара туган тел көне

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

21 февраль - Халыкара туган тел көне. Бүген безнең мәктәптә төрле чаралар узды. Шуларның берсе-5-6 сыйныф укучылары арасында «Халыкара туган тел көне» нә багышланган КВН.

   Татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчелегендә укучылар бәйрәмнең килеп чыгышы турында белделәр. Чара барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, мөмкин булган лингвистик мәсьәләләрне хәл иттеләр, табышмакларны чиштеләр, сүзләр уены уйнадылар, гомумән, командалар үзара көч сынашты.

   Башлангыч сыйныфларда туган  тел турында  иң яхшы шигырь сөйләүче  конкурсы узды.

   Чара ахырында укучылар безнең туган телебез бай, матур, үзенчәлекле, оригиналь, шуңа күрә аны өйрәнергә, сакларга, яратырга, туган телдә сөйләшергә, туган телебез белән горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International