"Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә "Аҗаган" исемле хәрби-спорт уены узды

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Гражданлык – патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә "Аҗаган" исемле хәрби-спорт уены узды, анда барлык укучылар катнашты.

Катнашучылар дүрт командага бүленде. Ярышлар традицион формада башланды: гомуми төзелеш, рапорт тапшыру, командаларның әзерлеген тикшерү, уен этаплары турында мәгълүмат һәм маршрут битләре таратылды. Командаларга үз белемнәрен һәм осталыкларын 5 этапта күрсәтергә туры килде. Ярышларның һәр этабында биремнәр белән  укытучылар көтте.

Командаларга уенның биш төрле этабында үз белемнәрен, осталыкларын, җитезлеген һәм физик әзерлеген күрсәтергә туры килде. Уен бик дус һәм оешкан рәвештә узды, барлык командалар да барлык сынауларны лаеклы үтте. Кемдер үзен бер этапта, кемдер икенче этапта яхшырак күрсәтте. «Аҗаган» кебек хәрби-спорт чаралары балалар коллективын берләштерүгә, укучыларның физик сыйфатларын үстерүгә, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә, шулай ук экстремаль ситуацияләрдә эш итү күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.

Һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучы укучыбызга, Тимербаев Азат Нияз улына,  спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!!!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International