«Изгелеккә әйдәр уем» китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды

2024 елның 23 феврале, җомга

Сарман районының Ләке авылында, Ямаш Игәнәйнең (псевдонимы) «Изгелеккә әйдәр уем» китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды

21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы, Ямаш Игәнәй псевдонимы белән иҗат иткән шагыйрь Ананий Маловның «Изгелеккә әйдәр уем» китабын туган авылы Ләкедә тәкъдим итү район күләмендәге зур бәйрәмгә әйләнде.
Кунакларны Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов, Сарман ягындагы матур гадәт буенча, урамда ук каршы алды. Клуб ишегеннән керүгә, нәни куллары белән иң олы ризык — бистәргә куелган түгрәк ипекәй тоткан балалар, ә алар артында милли керәшен киемле «Игәнә» җыручылары күренде. Монысы да кадер-хөрмәтнең бер билгесе. Кунаклар тәмле Сарман ипиеннән авыз итеп, Ләке көе астында түргә үттеләр. Фойеда — Ананий Маловка багышлап, «Игәнәнең якты йолдызы» дигән стенд; шагыйрьнең китаплары һәм газеталарда аның турында басылган язмалардан торган «Ул шигырьләрдә» күргәзмәсе; янәшәдә үк — кул эшләре осталарының бәйләм әйберләре, керәшен киемле курчаклар...

Кичә башланганчы, барысын күздән кичереп, танышлар белән бер-ике авыз сүз алышырга да өлгердем. Бирегә университетта бергә укыган, туган авылы Карашай Саклау мәктәбендә укытучы Назыйм Мәхмүтов та килгән иде. Сарман районының беткән авыллары энциклопедиясенә материаллар туплаучы Назыйм белән әле соңгы араларда гына, инде җир йөзеннән югалган Владимир авылы турында сөйләшкән, бу керәшен авылының сакланган зираты ташларының үз компьютерым хәтерендә сакланган фотоларын аңа юллаган да идем. Шулай ук, үзе материалларын туплап, Сарман районы энциклопедиясен төзегән язучы Дамир абый Гарифуллин белән дә бу яктагы керәшен авылларына багышланган шигырьләре, аларның язылу тарихын искә төшереп алдык.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International