Гаилә елы кысаларында, буыннарның дәвамчанлыгын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту, үз нәселенең, халкының, туган як тарихын өйрәнү максатларында район мәдәният йортында «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» нәсел шәҗәрәсе Республика Фестиваленең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә өч гаилә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Җәлил бистэсеннэн Якуповлар гаиләсе чыкты, икенче һәм өченче урыннарны Сарманнан Наримановлар һәм Идрисовлар гаиләләре бүлеште.