Патриотик айлык кысаларында Кутәмәле мәктәбендә күңелле стартлар узды. 

2024 елның 24 феврале, шимбә

Патриотик айлык кысаларында безнең мәктәптә күңелле стартлар узды. 
Спорт бәйрәме патриотизм хисе тәрбияләүгә, Ватанны саклаучы, көчле, кыю ир-атка хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. 
Командаларга кызыклы, кайвакыт бик катлаулы конкурслар тәкъдим ителде: йөгерү, туплар йөртү, боҗра белән йөгерү һ. б. Уен барышында укучылар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Бу мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды.
Укучылар шуны аңладылар: җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына җитми. Шул ук вакытта җитәрлек максатчан, ихтыяр көченә ия, бердәм, җитез һәм тапкыр булырга кирәк.
Ярышлар чын спорт һәм  сәламәтлек бәйрәменә әверелде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International