Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерле чор. Гаилә елының 2024елның 24 февраль көне яңа өйләнешүчеләр өчен үз гаиләсен булдыру өчен җитди нигез булды. Бу кояшлы көнне Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Илназ һәм Гүзәл, Рамил һәм Резеда үзләренең никахларын теркәделәр. Рамил махсус операция зонасыннын кыска вакытлы ялга сөйгәненә тәкъдим ясарга һәм никахын нәкъ шул көнне теркәргә диеп кайткан. Бу матур һәм мөһим вакыйга – гаилә корулары һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан яшьләрне һәм кунакларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Гаилә елында барлыкка килгән никах юлы озын һәм бәхетле булсын, сезнең өегездә һәрвакыт балалар көлүе яңгырасын!