Коррупцияне профилактикалау, аларга яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр бирү өчен җаваплы вазыйфаи затларның эш нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан Татарстан Республикасы Раиса коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре Идарәсе тарафыннан 2023 елның 21 февралендә гамәли семинар үткәрелде. Семинарда район башлыгы урынбасары Г. Гәрәева, район башлыгы ярдәмчесе Г.Әлмөхәммәтова, Советның оештыру эшләре буенча бүлек начальнигы урынбасары Г. Шәяхмәтова катнашты.