Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровск урта гомуми белем бирү мәктәбендә ел саен ГТО нормативлары белән хәрби-спорт ярышлары узды.
Чарада 5-9 сыйныф укучылары 2 командага бүленеп катнашты. Балалар пневматик винтовкадан атуда төгәллек буенча ярыштылар. Үз көчләрен һәрьяктан сынап карадылар: АК-74 автоматын тулысынча сүтеп-җыйдылар, турникта кутәрелделәр, граната аттылар һ.б. Иң тамашалы этаплар булып патриотик җырлар конкурсы һәм аркан тарту булды. Барлык этаплардан соң жюри хәрби-патриотик чарага йомгак ясады. Дуслык җиңде. Ел саен үткәрелә торган чара балаларга бик ошый,
Без, педагоглар буларак, укучыларыбыз белән бик горурланабыз һәм үзебезнең киләчәгебез һәм дәүләтебезнең иминлеге өчен тыныч була алуыбызга ышанабыз.