Язгы матур бәйрәм алдыннан 8 мартта Сарман муниципаль районы башлыгы Кубогына волейбол буенча район оешмаларының хатын-кызлар командалары ярышлары узды. Бу ярышлар традицион булып китә һәм инде алтынчы тапкыр үткәрелә.
Район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ярышларда катнашучыларны сәламләде һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Район үсешенә керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм ярышларда актив катнашуы өчен гүзәл ханымнарга рәхмәт белдерде.