27 февральдә МБББУ “ Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе”ндә " Гаиләмнең гореф-гадәтләре " дигән мәктәп чарасы узды.
Чараның максаты: укучыларда ата-аналарга , өлкәннәргә, гаиләнең гореф-гадәтәренә хөрмәт тәрбияләү. Февраль башында укучыларга әти-әниләре белән бергә төшкән, чараның темасына туры килгән фотолар һәм хикәя әзерләргә кушылган иде. Укучылар үз гаиләләре һәм гаиләнең гореф-гадәтләре турында дәртләнеп сөйләделәр. Без Баязитовлар, Гариповлар, Мортазиннар, Маликовлар, Мадьяровлар, Ильясовлар гаиләсе турында хикәяләр ишеттек. Чара башында балалар "Гаилә нәрсә ул?", ” Нәрсә ул гореф-гадәтләр?" дигән сорауларга җавап бирделәр. Чыгышлардан соң укучылар гаилә традицияләре турында нәтиҗә ясадылар:
- гаиләнең гореф-гадәтләре - гаилә әгъзалары һәм аларның токымнары тарафыннан озак вакыт үтәлгән, буыннан-буынга тапшырыла торган нәрсә;
- гаиләнең гореф-гадәтләре гаилә тарихын белергә, аның каян килеп чыкканын аңларга ярдәм итә;
-гаиләдәге гореф-гадәтләр барлык туганнарны якынайта, гаиләне нык, тату итә.