Йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга бер тапкыр бирелә торган субсидия бирү турында

2024 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.03.2023 № 231 Карары нигезендә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2024 № 69 карары редакциясендә) йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча 100 000 сумнан артмаган факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия составы

Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары;

һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары;

I һәм II төркем инвалидлар, инвалид бала;

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары;

инвалид балаларны караучы затлар,

һәм шулай ук:

күп балалы гаиләләргә;

Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе, Херсон өлкәсе һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International