27 мартта бөтен дөньяда Театр көне барлык театр эшлеклеләре һәм сәнгатьне яратучылар бәйрәме билгеләп үтелә.
Җәлилнең 1нче мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Э.Ш. Габдрахманова "театр көне"дәресеннән тыш дәрес үткәрде.Чара барышында балалар театр тарихы һәм төрләре турында презентация белән таныштылар, җитди һәм шаян сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, театр терминнарын үзләштерделәр һәм Театр һөнәрләре белән таныштылар. Балаларда үзләрен балачактан ук таныш булган әкият персонажлары ролендә сынап карау мөмкинлеге аеруча кызыксыну уятты.