Язгы өмә

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

22 апрельдә безнең мәктәп укучылары су буен чүптән арындырырга  бардылар. Без, әлбәттә, үзебезнең елга буенда чүп-чар җыеп, дөньядагы киеренке экологик хәлнең үзгәрмәячәген аңлыйбыз, шулай да,  эшебездән канәгать булдык. Елга буен чүп-чардан арындырдык. Моны бик теләп эшләдек, чөнки кешеләр монда ял итәргә, балык тотарга киләләр. Балалар елганың пычрануына китергән сәбәпләрне һәм нәтиҗәләрне ачыкладылар. Әгәр дә дөньядагы һәр кеше ким дигәндә бер пластик шешә, пакет яки башка чүп-чарны алса, безнең планета чистарак һәм матуррак булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International