26 апрель-Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел

2024 елның 26 апреле, җомга

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә.
МБББУ “Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе” ндә дә, балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, шигърият кичәсе узды. Укучылар, балалар бакчасы сабыйлары, язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - укытучыларның күңелендә горурлык һәм якты хис уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International